Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта Гаилә мәктәбе уңышлы эшләвен дәвам итә
Укучылар ЗАГС бүлегенең эшчәнлеге белән танышты.
(Актаныш, 26 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актанышның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге каршында Гаилә мәктәбе оештырылып, ул берничә ел нәтиҗәле эшләп килә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Биредә даими рәвештә укучылар белән очрашулар үткәрелеп, аларга гаилә асылы хакында үтемле сүзләр сөйләнә, очрашуда катнашучылар үзләренең тормыш тәҗрибәләренә таянып, балаларга бу юнәлештә үгет-насыйхат бирә.
Аның чираттагысы бүген, 25 октябрь көнне үтте. Актанышның беренче санлы мәктәбенең унынчы сыйныф укучылары белән очрашуга район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закирова, өлкән психолог Фәһимә Шәйгарданова һәм Актаныш муниципаль районы имам- мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазиннар килгән иде. Чараны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева алып барды.
Укучылар район ЗАГС бүлегенең эшчәнлеге белән танышты. Гөлфинә Баян кызы яшьләргә акт язуларының саклану урыны булган архив эшчәнлеген аңлатты. Гаилә мәктәбе кысаларында оештырылган очрашудан укучылар үзләренә бик күп файдалы мәгълумат алдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз