news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта физик мөмкинлекләре чикле балалар Чыршы бәйрәменә җыелды

Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны Яңа ел күчтәнәчләре белән исә "Актаныш" агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев сөендерде.

Актанышта физик мөмкинлекләре чикле балалар Чыршы бәйрәменә җыелды
aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 7 гыйнвар, "Татар-информ", "Актаныш - информ", Лилия Бәхтиева). Бүген Актаныш районының Чыршы бәйрәменә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар җыелды. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Кечкенәдән үк тормыш сынауларына дучар ителгән сабыйлар өчен Яңа ел бәйрәме, чын мәгънәсендә, могҗизага тиң. Шуңа күрә Актаныш районы хакимияте әлеге бәйрәм чарасын ел да киң масштабта, бик үзенчәлекле итеп оештыра.

Бәйрәмгә районның төрле авылларыннан алтмыштан артык бала җыелган иде. Күбесе тамашаны карарга әти-әниләре белән бергә килгән. Купшы итеп бизәлгән Яңа ел чыршысы, Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре әзерләгән музыкаль композиция балаларның күңелләрен күтәреп, авыруларын, борчуларын оныттырып җибәрде.

Малайлар һәм кызлар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, әкият геройлары, "җәнлек-җанварлар" белән бергә биеделәр, уйнадылар, күңел ачтылар.

Чарада районның башкарма комитет җитәкчесе И.Бариев та катнашты һәм кечкенә кунакларны Яңа ел белән котлап, аларга сәламәтлек, иминлек, уңышлар теләде.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны Яңа ел күчтәнәчләре белән исә "Актаныш" агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев сөендерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100