news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта әфганчыларга "Язмышның бер сынавы" китабы тәкъдим ителде

Китапта – яралы язмышлар, анда – авыл балаларының сугыш белән күзгә-күз очрашу кичерешләре, анда – тулы бер буын күз яше...

Актанышта әфганчыларга "Язмышның бер сынавы" китабы тәкъдим ителде
aktanysh-rt.ru/

(Актаныш,11 февраль, "Татар-информ",  "Актаныш - информ", Лилия Бәхтиева). Иске Богады авыл җирлеге бүген Әфганстанда хезмәт иткән егетләрен барлады. Җирлек үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән чарада ветеран укытучы Тәнзилә Газизованың "Язмышның бер сынавы" дип исемләнгән китабы тәкъдим ителде. Бу турыда җирле басма сайтында хәбәр ителә.

Иске Богады авыл җирлегендә туып-үскән, хәрби хезмәтләрен Әфганстанда үткән егетләр турындагы язмаларны үз эченә алган китап беркемне дә битараф калдыра алмый. Китапта – яралы язмышлар, анда – авыл балаларының сугыш белән күзгә-күз очрашу кичерешләре, анда – тулы бер буын күз яше...

Чарада район җитәкчелеге, әфганчылар җәмгыяте рәисе Илсур Гатин, аның вәкилләре, мәктәп коллективы, авыл халкы катнашты. Китап авторы Тәнзилә Газизованың авылдашлары исемен мәңгеләштергән иҗаты өчен Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева имзалаган Рәхмәт хаты тапшырылды.

15 февраль - үзенчәлекле көн, бу совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгара башлау көне. Быел исә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тула. Бу уңайдан Актаныш районында да очрашулар дәвам итәчәк

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100