news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта Фарсель Зыятдинов музее ачылды

Качкын төп белем бирү мәктәбендә ачылган музейда галимнең шәхси әйберләре сакланачак.

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова).  Актаныш районы Качкын төп белем бирү мәктәбендә язучы-галим, икътисадчы, бакчачы Фарсель Зыятдиновка музей ачылды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Язучылар берлегенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итәләр.
 
Тантаналы чарада Фарсель Зыятдиновның якташлары, иҗатташ дуслары катнашкан. Мәктәп коллективы тарафыннан әзерләнгән концерт авыл клубында узган. Бәйрәм концертында Фарсель Зыятдиновның шигырьләре дә яңгыраган. 
Мәктәптә ачылган музейда Фарсель Зыятдиновның шәхси әйберләре, фото-документлар һәм хезмәтләре урын ала.
 
Исегезгә төшереп узабыз, икътисадчы галимгә быел 1 июнь көнне 80 яшь тулды.

news_right_1
news_right_2
news_bot