news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта ел азагына кадәр ике яңа мәчет ачылачак

Актаныш районында бүгенге көндә 50 мәчет эшли.

 (Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ") Ел ахырына кадәр Татарстанның Актаныш районы үзәгендә яңа ике мәчет ачарга ниятлиләр, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Актаныш районында бүгенге көндә 50 мәчет эшли. 2016 ел азагына кадәр хәйриячеләр көче белән районның 57 нче бистәсендә һәм Агыйдел урамында урнашкан “Бүләк” мәчетен ачу ниятләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot