Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта дзюдо буенча III төбәкара турнир узды
Командадагы 12 спортчының тагын 10сы призлы урыннарга, шул рәвешле, Актаныш командасы I урынга лаек булды.
(Актаныш, 11 май, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Гөлназ Хөҗҗәтова). Дзюдо буенча III төбәкара турнир “Актаныш” спорт комплексында узды. Ярышка Чаллыдан “Заман” һәм “Олимпийский” клублары, Киров өлкәсенең Кама Аланы, Башкортстанның Уфа шәһәрләре, Дүртөйле һәм Илеш районнарыннан – барысы 7 командадан 77 яшь көрәшче көч сынашты, дип яза җирле басма.
- Актаныш командасында 12 укучы. Безнең төп өмет – Ренат Садретдиновта.Ул быел Идел буе округы беренчелегендә җиңеп кайткан көчле спортчы. Бу юлы аңа катлаулырак бурыч куйдым – 26 кглы бу егетебез авыррак үлчәүдә - үзеннән зуррак малайлар белән көрәшәчәк. Аның өчен борчылып торам, - дигән иде Актаныш спорт мәктәбенең дзюдо буенча остазы Шамил Әхмәтов уеннар башланганчы.
Дзюдо белән 6 яшеннән алып, инде 5 ел бар күңелен биреп шөгыльләнүче Ренат остазының өметләрен бу юлы да аклады – лаеклы рәвештә җиңү яулады ул. Командадагы 12 спортчының тагын 10сы призлы урыннарга, шул рәвешле, Актаныш командасы I урынга лаек булды.
Менә алар, районыбызда үсеп килүче көчле яшь дзюдочылар: иң кечкенәләр - 2009-2010 елгылар арасында Әмир Ибраһимов – I, Аман Магиадов – II; 2006-2008 елгы кыз-малайлар арасында алда искә алган Ренат Садертдинов, Ислам Шәрифулин, Гөлназ Гыйлмуллина – келәм батырлары, Алия Латыйпова – II урын иясе булды. 2001-2003 елгы яшүсмерләр арасында Артур Хисаметдинов – I, Рөстәм Гайнуллин – II, Мансур Фәхразыев, Рөстәм Фәхерлегаянов, Азамат Фәхразыевлар III урынга лаек булдылар. Командалар арасында уфалылар – II, Илеш районы дзюдочылары III урында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз