Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта "Дус сыйныф серләре" республика бәйгесенең район туры җиңүчеләр билгеләнде
Актанышның икенче мәктәбе “Ватанпәрвәрлек” номинациясендә иң оста сыйныф буларак бәяләнде.
(Актаныш, 24 ноябрь, "Татар-информ", "Актаныш аңнары", Лилия Бәхтиева). Актанышта "Дус сыйныф серләре" республика бәйгесенең район туры тәмамланып, җиңүчеләр билгеләнде. Бу турыда район газетасы яза.
Бәйге нәтиҗәләрен килгәндә, "Максатка омтылучан сыйныф" номинациясендә җиңүче булып Татар Ямалы мәктәбе командасы танылды. Мари Суксу мәктәбе данын яклаган сыйныф “Үзенчәлекле коллектив” номинациясендә җиңү яулады.
Әтәс мәктәбеннән килгән әти-әниләр һәм балалар “Бердәм коллектив” дигән исемгә ия булдылар. Актанышның икенче мәктәбе “Ватанпәрвәрлек” номинациясендә иң оста сыйныф буларак бәяләнсә, Яңа Кормаш мәктәбенең уңганнарына “Гореф-гадәтләрне саклау” номинациясендә җиңү елмайды.
Призлы урынга ия булучылар өчлегенә исә түбәндәге мәктәпләрдән килгән командалар керде.
III урында – Иске Богады,II урында Иске Байсар мәктәбенең дус сыйныфлары. "Дус сыйныф серләре" дип аталган республика бәйгесенең зона этабында исә Актаныш данын яклау хокукына Гуманитар гимназия – интернат һәм Актанышның беренче санлы мәктәбе командалары ия булды.
Искәртеп үтәбез, Татарстан күләмендә оештырылучы әлеге бәйгенең зона этабы 29 ноябрьдән 22 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Зоналарда җиңү яулаган дус сыйныфларны исә мәркәзебез Казан 19 гыйнварда үзендә кабул итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз