news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта "Дулкын" бассейны ачылды

Республикадан бассейнны яңадан торгызу өчен 67 млн. сум акча бүлеп бирелде.

(Казан, 2 декабрь, "Татар-информ"). Кичә Актанышта “Дулкын” бассейны ачылды, дип хәбәр итә aktanysh-rt.ru.

2002 елда Актанышта “Дулкын” бассейны төзелеп, кулланылышка тапшырылган иде. Ул шактый еллар халыкка хезмәт итте. Ни кызганыч, еллар үткән саен бассейн технологик таләпләргә җавап бирми башлады.

Районыбыз җитәкчелеге ТР Президенты Р.Н. Миңнехановка, Актанышта бердән – бер булган булган бассейнны төзекләндереп, янә сафка бастыру өчен, ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Нәтиҗәдә Республикадан “Дулкын” бассейнын яңадан торгызу өчен 67 млн. сум акча бүлеп бирелде.

1 декабрь көнне, район халкы сөенеченә, “Дулкын” бассейны икенче, яңа сулыш белән үз ишекләрен ачты.

Тантаналы чарада район җитәкчелеге, “ФОРТЭКС” оешмасы җитәкчесе Рәүф Гәлләмов, якташыбыз Мөхәммәт Мирза, җирлек башлыклары, спорт мәктәбе тренерлары катнашты.

Тәбрик сүзләреннән соң “Дулкын” бассейнының символик ачкычы район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ленис Вәлиевка тапшырылды.

Актаныш районы халкын “Дулкын” бассейны инде бүгеннән үк үзендә көтеп кала дип хәбәр итә aktanysh-rt.ru сайты.

news_right_1
news_right_2
news_bot