Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта дәүләт телләре турындагы законның үтәлеше хакында сөйләштеләр
Соңгы елларда дәүләт телләре буенча канунның үтәлеше республика җитәкчелеге тарафыннан аерым контрольдә тора.
(Актаныш, 2 апрель, "Татар-информ", "Актаныш - информ", Лилия Бәхтиева). Актаныш районында 2 апрелдә узган брифингта дәүләт телләре турындагы законның үтәлеше хакында сөйләштеләр, аңа куелган таләпләрләрне ачыкладылар, бу юнәлештәге проблемалар да күтәрелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Соңгы елларда дәүләт телләре буенча канунның үтәлеше республика җитәкчелеге тарафыннан аерым контрольдә тора. Актаныш районында да дәүләт телен саклап калу буенча 2015 елны башкарма комитет карары белән расланган муниципаль программа нәтиҗәле эшләп килә.
Брифингта катнашкан районның ветераннар советы рәисе, шактый еллар дәвамында "Актаныш таңнары" газетасын җитәкләгән Нурулла Нурлыев та районда телләр турындагы законның үтәлеше хакында үз фикерләрен белдерде.
"Актаныш районын саф татар районы дисәк тә, Актанышка килеп кергәч, татарлык тиешенчә сизелми әле. Әмма моны төзәтү юнәлешендә шактый эшләр башкарыла – шуңа сөенәм. Татарлыгыбызны саклап калу үзебездән тора. Татарча аралашсак, телебезне хөрмәт итсәк – моңа ирешеп булачак!"- дип искәртте ул.
Өстәл артында башланып киткән җанлы аралашу, дәүләт телләре хакындагы законның үтәлеше буенча сорау-тәкъдимнәр залда утыручыларны балалар бакчаларына да, мәктәпләргә дә алып чыкты. Бүгенге көндә Актаныш районының горурланырлык казанышы бар – узган ел башлангыч сыйныфларда укыту тулысынча татар теленә күчерелде.
Брифинг ахырында киләчәктә дә Актаныш районында дәүләт телләрен саклау, дөрес куллану юнәлешендә максатчан, нәтиҗәле, эзлекле эш алып барылачак дип искәртелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз