news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта чисталык икеайлыгы кысаларында башкарылачак эшләр хакында сөйләштеләр

20 апрель көнне исә актанышлыларны районкүләм зур өмә көтә.

Актанышта чисталык икеайлыгы кысаларында башкарылачак эшләр хакында сөйләштеләр
aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 9 апрель, "Татар-информ", "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева). Сишәмбе саен хакимият бинасында оештырылып килүче брифинг бу атнада Актаныш районында старт алган чисталык икеайлыгына багышланды. Чарада катнашучылар шушы чорда башкарылачак эшләр, икеайлыкка куелган таләпләр хакында уртага салып сөйләште. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Аның сүзләреннән аңлашылганча, икеайлык буенча кабул ителгән планның үтәлешен Руслан Гарипов җитәкчелегендәге махсус штаб контрольдә тотачак, территориаль участок вәкилләре катнашындагы рейдлар да даими төс алыр дип көтелә. Икеайлык чорында административ комиссияләрнең эше дә җанлы барачак дип ышандырды башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев.

Быелдан Актаныш районы буенча төзекләндерү кагыйдәләренең яңаруын да билгеләп үтү мөһим. Моңа кадәр төп игътибар урамнарның чисталыгына юнәлтелгән булса, хәзер инде оешма-предприятиеләр эчке территорияләренең төзеклеге, андагы тәртип дә өчен җавап бирә башлар дип көтелә.

Махсус комиссия ихаталарның эчке ягында күзәтелгән җитешсезлекләрне бетерү юнәлешендә караулар оештырачак. Кимчелекләрне төзәтү өчен вакыт билгеләнеп, аларны бетерү оешманың җаваплы затларына йөкләтеләчәк. Актанышның яшеллеген, матурлыгын чагылдыручы чәчәклекләр буенча да районда зур эшчәнлек планлаштырыла.

20 апрель көнне исә актанышлыларны районкүләм зур өмә көтә. Бу көнне каты көнкүреш калдыкларын кабул итүче полигон өмәләрдән җыйналган чүпләрне бушка кабул итәчәк. Сүз уңаеннан, санитар икеайлык вакытында полигонның лицензиясен яңарту да эш планына кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100