Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта чигелгән кулъяулыклар бәйгесе үтте
Бәйгедән соң исә чиккән кулъяулыклар "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсенә тапшырылды.
(Актаныш, 21 март, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актанышта чигелгән кулъяулыклар бәйгесе үтте, дип яза район басмасы.
Балалар иҗат үзәге, "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе белән берлектә, татар халкының милли мәдәни мирасын саклау һәм баету, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне киңрәк өйрәнү, алар аша яшь буында милли үзаң тәрбияләү, балаларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү максатлары белән балалар арасында оештырылды ул.
Биредә район буенча 10 балалар бакчасы, 5 - башлангыч, бер урта мәктәптән барлыгы 16 эш тәъдим ителде.
Бәйгенең шарты буенча, милли кием кигән кыз бала чиккән кулъяулыгын егеткә тапшыру күренешен күрсәтте.
Җиңүчеләр һәм призерлар мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 1-4 сыйныф укучылары 5-8 сыйныф укучылары арасында аерым билгеләнде.
Бәйгедән соң исә чиккән кулъяулыклар "Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсенә тапшырылды, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз