Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта "Чана" бәйрәме узды
Конкурс-бәйрәмдә барлыгы 80 кеше катнашты.
(Актаныш, 4 март, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актаныш үзәк китапханә каршында оештырылган "Туган тел", "Өмет" , Илһамият", "Учак" клублары киңәйтелгән ачык дәрес итеп "Чана " бәйрәме уздырды, дип яза район газетасы.
Конкурс-бәйрәмдә барлыгы 80 кеше катнашты. 110 төрле эш каралды. Галимова Римма (Актаныш), Әхтәмова Айгөл (Актаныш) чаналар тарихы турында матур эчтәлекле презентацияләр эшләгәннәр иде.
Викторинада 17 кеше катнашып, сорауларга дөрес җаваплар бирергә тырышканнар. Бигрәк тә Мусина Ания (Актаныш), Шәйхелова Әминә (Актаныш), Әгъләмова Розалия (Яңа Әлем), Альбина Хәбибуллинаның (Актанышбаш) җаваплары тулы, дөрес иде.
Чана турында эчтәлекле шигырьләр чыгару номинациясендә 22 кеше иҗатын эшкә җигеп, 36 шигырь чыгарды. Бигрәк тә Актаныштан Зөһрә Митрофанова, Рәсимә Зарипова, Кадрия Әдһәмова, Хәния Вәҗиева, Хәмдия Әхмәтҗанова, Альбина Ибраһимова, Пучыдан Камалова Розалия, Пучыдан Имамова Оксананың шигырьләре эчтәлекле, тирән мәгънәгә ия иде.
"Чана" сүзе кергән әсәрләрдән иң күп өзекләр табуда 20 кеше катнашты. Шулардан Әминә Шәйхелова (Актаныш), Луиза Мөхәмәтова (Тыңламас), Салиховлар гаиләсенең (Түке) 30дан артык әсәр укыганлыгы билгеле булды. Бәйге-бәйрәмгә 60тан артык ясалган чаналар китерелде. Бу номинациядә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрдән башлап өлкән яшьтәгеләргә кадәр катнаштылар, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз