Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта чаңгы ярышларында җиңүчеләр ачыкланды
Беренче урынга - 10 000 сум, икенче урынга – 8 000 сум, өченче урынга 6 000 сум билгеләнгән иде.
(Актаныш, 19 март, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). 17 мартта Актанышның оешма-предприятиеләре, җирлекләр һәм үзәктәге мәгариф оешмалары чираттагы чаңгы ярышына чыкты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Бу юлы чаңгычылар район башлыгы Энгель Фәттаховның акчалата бүләкләре өчен көрәште. Дүрт хатын-кыз, дүрт ир-аттан торган командалар эстафета рәвешендә оештырылган ярышларда иң-иңнәрне билгеләде.
Беренче урынга - 10 000 сум, икенче урынга – 8 000 сум, өченче урынга 6 000 сумны тәшкил иткән приз фонды өчен узышучы командаларның аз булуы гына канәгатьсезлек тудырды.
26 авыл җирлегенең нибары сигезе генә команда туплаган. Татар Суксу, Киров, Әтәс җирлекләре тулы состав әзерләгән булса, Иске Айман, Актаныш, Иске Байсар, Теләкәй, Пучы җирлекләре ир-ат чаңгычыларын гына тәкъдим итте.
Шунысы игътибарга лаек, хакимият командасы составында район башлыгы Энгель Фәттахов та бар иде. Ул эстафетаны Назыйл Латыйповтан кабул итеп алып, Айдар Иманаевка тапшырды. Гомумән, ир-атлар командасы матур, көчле, профессиональ ярыш күрсәтте.
Икенче урынны хакимият командасы яуласа, өченче урынга үзәк хастаханә коллективы лаек булды. Җиңүчеләр өчлегенә кергән командалар составындагы һәркемгә медальләр, конвертлар тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз