Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта чөгендер төягән автомобиль юл кырыена төшеп киткән һәм әйләнгән
Әлеге һәлакәттә зыян күрүче Яр Чаллы шәһәренә, хастәханәгә озатыла.
(Актаныш, 20 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары" , Лилия Бәхтиева). 18 октябрьдә 18.36 сәгатьтә Яр Чаллы янгынга каршы хезмәтенең Әнәк авылындагы аерым кизү бүлегенә Актаныш - Пучы юлында булган транспорт һәлакәте хакында ашыгыч хәбәр килеп ирешә, дип яза җирле басма.
Шикәр чөгендере төягән «МАЗ» йөк машинасы белән идарә иткән 1962 елгы Илеш районы гражданины идарәне югалта, нәтиҗәдә автомобиль юл кырыена төшеп киткән һәм бер ягына ягына ауган.
Коткару хезмәте килгәндә, шофер үз аңында була, аның гомеренә куркынычы янамавы ачыклана. Һәлакәт урынында янгын яисә шартлау куркынычы күзәтелми.
Зыян күрүче автомашина эченнән алына, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре кулына тапшырыла. Табиблар шоферның баш һәм күкрәк читлеге бәрелүен, сул аягының сынуын хәбәр итә. Әлеге һәлакәттә зыян күрүче Яр Чаллы шәһәренә, хастәханәгә озатыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз