news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта "Безнең вакыт - Безнең заман" фестиваленең район этабына йомгак ясалды

Җиңүчеләр исә Актаныш данын "Безнең вакыт – Безнең заман" фестиваленең зона этабында яклаячак.

Актанышта "Безнең вакыт - Безнең заман" фестиваленең район этабына йомгак ясалды
aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 27 апрель, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актанышта Ә. Афзалова исемендәге район мәдәният йортында "Безнең вакыт – Безнен заман" фестиваленең район этабына йомгак ясалып, ул үз җиңүчеләрен билгеләде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Үзәк сәхнә бу көнне җыр-биюләрдән гөрләп торды. Төрле номинацияләрдә үз осталыкларын сынаган аерым башкаручылар, коллективлар чарага зур әзерлек белән килгән: сәхнә сәнгате, костюмнар, башкару осталыгы – болар барысы да югары дәрәҗәдә булулары белән таң калдырды.

"Безнең вакыт – Безнең заман" эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең Актаныш районында беренче мәртәбә мондый киң күләмле үткәрелүен исәпкә алсак, киләсе елларда аның тагын да камилләшүенә шик юк. Быел исә фестивальдә барлыгы 13 оешма дүрт төрле номинациядә көч сынашты.

Өч сәгатькә якын барган концерт дәвамында сәхнәгә кырыкка якын номер күтәрелде, алар һәрберсе тамашачы тарафыннан көчле алкышлар белән кабул ителде. Чара ахырында һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнеп, алар дипломнар һәм акчалата бүләкләр белән хөрмәтләнде.

Җиңүчеләр исә Актаныш данын "Безнең вакыт – Безнең заман" фестиваленең зона этабында яклаячак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100