news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта “Безнең ишегалды” проекты буенча җәмәгатьчелек очрашулары дәвам итә

Очрашу барышында шушы ишегалды территориясенә караган фатир хуҗаларыннан шактый теләк-тәкъдимнәр кабул ителде.

Актанышта “Безнең ишегалды” проекты буенча җәмәгатьчелек очрашулары дәвам итә
Актаныш таңнары

(Актаныш, 1 август, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актанышта “Безнең ишегалды” проекты кысаларында җәмәгатьчелек белән очрашулар дәвам итә. Татарстанның шәһәр һәм районнарын төзекләндерүгә йөз тоткан проект кысаларында Актанышта биш ишегалды яңартылыр дип көтелә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

30 июль көнне Актаныш авылының 8 кварталы дип йөртелгән ишегалдында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин катнашында җәмәгатьчелек белән чираттагы очрашу үтте.

Ленин проспектындагы 37, 38, 106, 106А, 117, 119, 122, 125, 126, 126А нчы күпфатирлы йортларны, Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 104, 104А, 124нче санлы, Төньяк урамындагы 103, 120нче йортларны үз эченә алган квартал – үзәктәге иң зур ишегалды. Шушы күпфатирлы йортларда 51 подъезд, 513 фатир исәпләнә. Аларда 800дән артык кеше яши.

Биредә яшәүчеләр йорт яны территориясен һәрвакыт тәртип, чисталыкта тота, әмма бүгенге көндә ишегалдына комплекслы ремонт кирәк. Биредә юлларны, машина кую урыннарын, балалар мәйданчыгын яңартасы бар. Шуңа күрә дә актанышлылар “Безнең ишегалды” проектына зур өметләр баглый.

Очрашу барышында шушы ишегалды территориясенә караган фатир хуҗаларыннан шактый теләк-тәкъдимнәр кабул ителде. Һәркемнең фикере ишегалдын реконструкцияләү концепциясен эшләү беркетмәсендә теркәлде. Шунысы игътибарга лаек, проект гамәлгә кертелгәч, Актаныштагы нәкъ менә шушы ишегалды беренче булып яңарыш кичерәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100