news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта "Без бергә" Республика балалар иҗат фестиваленең муниципаль этабы узды

"Без бергә" фестиваленең "балалар халык иҗаты – әдәби сөйләм" өлешендә Актаныш районы буенча барлыгы 27 мәктәптән 43 бала үз сәләтен күрсәтте.

(Актаныш, 24 март, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актаныш районында да Республикакүләм бәйгенең муниципаль этабы үтте. Шунысы игътибарга лаек, әлеге бәйге район мәктәпләре арасында зур кызыксыну уяткан. Оештыручылар катнашучылар санының көткәннән дә күбрәк булуын искәртә, дип яза җирле басма.

Чыннан да, катнашучылар саны гаҗәпләндерерлек. "Без бергә" фестиваленең "балалар халык иҗаты – әдәби сөйләм" өлешендә Актаныш районы буенча барлыгы 27 мәктәптән 43 бала үз сәләтен күрсәтте. "Россия сувенирлары" декоратив-кулланма эшләнмәләр күргәзмә-ярминкәсендә, "Туган ягыбыз киңлекләре" фотоконкурсында 29 мәктәп катнашты.

"Һөнәрчеләрнең гаилә династиясе" номинациясендә катнашырга теләк белдерүчеләр саны 10нан артык иде. Богады мәктәбеннән абыйлы-сеңелле Гаяновлар жюрига чүлмәк ясау серләрен тасвир иттеләр. Абыйсы махсус җайланмада ясаган балчык чүлмәкләрне сеңлесе бизәп, буяп, матурлап тора. Менә шундый гаилә кәсебе.

Залда утыручыларны таң калдырган эшне, мөгаен, Зөбәер мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Руслан Габидинов тәкъдим иткәндер. Ул үзе иҗат иткән мультфильм күрсәтте. Мультфильм флеш-анимация ысулы, ягъни компьютерда ясалган. Геройлар һәм күренешләр исә пластилиннан әвәләнгән. Руслан гаять катлаулы бу хезмәтен гади генә итеп сөйләп тә бирде.

Эш процессы болайрак: башта геройларны пластилиннан әвәләп ясыйм, яссылыкка ябыштырам. Бер үк геройны 15 яки аннан да күбрәк санда ясарга туры килә, бары тик ул ясаган хәрәкәтләр генә алмашына. Һәрбер картонда геройның хәрәкәте үзгәреп торырга тиеш. Ә хәзер төп эшкә күчәбез. Монысы инде катлаулырак, чөнки гади фотоаппарат ярдәмендә картондагы "могҗизаларны" кадрга төшерергә кирәк. Тәртип буенча төшергәннән соң компьютерда монтажлау башлана, ягъни геройлар тизлеккә хәрәкәт итәләр. Мультфильм әзерләүнең соңгы өлешендә геройларны сөйләштерү, музыкаль фон бирү кебек эшләр башкарыла. Ниһаять, мультигыбыз әзер!
Менә шундый яңа технологияне үзләштергән егет "Шалкан" әкиятен төшергән. 2 минутка сузылган мондый могҗизаны балалар гына түгел, өлкәннәр дә да зур кызыксыну белән карады.

"Без бергә" Республика балалар иҗат фестиваленең муниципаль этабы Актаныш районында бик җанлы үтте. Сокланырлык, мактарлык, үрнәк итеп алырлык эшләр бик күп иде биредә.

Нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр билгеләнде. Республика бәйгесенең 5 апрельдә Мөслимдә үтәчәк зона этабында катнашачак эшләр саны да 80гә якын булып чыкты. Актанышлыларга уңышлар телибез!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100