Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта беренче сыйныфка баручыларга уку кирәк-яраклары тапшырылды
Быел район буенча 406 бала беренче сыйныфка укырга керә.
(Актаныш, 31 август, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). "Актаныш басмалары" ял паркында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит "акциясе кысаларында белем иленә тәүге адымнарын ясаячак нәни райондашларыбызга уку кирәк-яраклары тапшырылды, дип яза җирле басма.
Быел район буенча 406 бала беренче сыйныфка укырга керә. Шулар арасында аз керемле, авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да бар. Бүген шуларның 22се район башлыгы Фаил Камаев һәм районыбызның олы кунагы Федераль Казначылык идарәсенең ТР буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов,кулыннан мәктәп портфельләре алдылар. Шулай ук мәктәптә укучы 18 балага спорт костюмнары тапшырылды.
Бәйрәмдә катнашучы балаларның йөзләрендә шат елмаю иде, алар "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясендә үз өлешен кертүчеләрнең һәммәсенә дә алкышлар белән рәхмәтләрен җиткерделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз