news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта бер көндә биш туй узган

Район ЗАГС бүлегендә көмеш, алтын, зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүчеләр турында мәгълүмат тупланган альбом бар.

(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ"). Актанышта бер көндә биш туй узган. Бу хакта "Актаныш таңнары" газетасы яза.

Газета язуынча, район ЗАГС бүлегендә көмеш, алтын, зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче бәхетле парлар турында фотосурәтләр, мәгълүмат тупланган истәлек альбомы бар. 22 декабрь көнне тагын 5 гаилә тарихына тулыланды. 50, 55, 60 ел бер-берләренә терәк һәм кирәк булып гомер кичергән парлар тантаналар залында хөрмәтләнде.

Бу көнне узган чарада Актаныш авылыннан Лениза Ильяс кызы һәм Фәнис Хәмит улы Мәхмүтовлар, Күҗәкә авылыннан Дүния Мирзанур кызы һәм Зәки Газиз улы Хәйбиевлар, Кировтан Разия Касыйм кызы һәм Рамир Мирзашәех улы Мирсәлиховлар, Кәзкәй авылыннан Мәсһүдә Ханкай кызы һәм Роберт Сәүбән улы Хәсәновлар, Олимән авылыннан Гөлчирә Гани кызы һәм Флүн Җәмил улы Җәмиловлар хөрмәтләнде. Тантанада бу парларның балалары, якыннары, катнашып, ихлас теләкләрен юллады.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100