news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта балаларның җәйге ялын оештыруга хакында киңәштеләр

Өч ай дәвамында аларда 1700дән артык бала ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытыр дип көтелә.

Актанышта балаларның җәйге ялын оештыруга хакында киңәштеләр
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 17 май, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева).  Актанышта балаларның җәйге ялын оештыруга хакында киңәштеләр.  Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Быел да Актаныш районы мәгариф учреждениелендә белем алучылар өчен мәктәп яны, хезмәт һәм ял, хәрби-патриотик һәм "Бүләк” лагерьлары эшләячәк. Өч ай дәвамында аларда 1700дән артык бала ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытыр дип көтелә.

Район буенча мәктәп яны лагеры 15 мәктәптә оештырылып (Актанышның 1 һәм 2 санлы мәктәпләре, Киров, Сәфәр, Татар Суксу, Аккүз, Әтәс, Югары Яхшый, Зөбәер, Мари Суксу, Яңа Әлем, Иске Кормаш, Такталачык, Чуракай), алар 630 укучыны кабул итәчәк. 21 көнгә исәпләнгән мәктәп яны лагерьларында 3 тапкыр туклану каралган. Ата-аналар взносы тулы бәянең 15 %ын тәшкил итеп, ул 518 сумга тәңгәл.

Хезмәт һәм ял лагерьлары 9 мәктәптә (Актанышның 1 һәм 2 санлы мәктәпләре, Киров, Пучы, Сәфәр, Богады, Такталачык, Татар Ямалысы, Теләкәй) эшләячәк. Алар 18 көн дәвамында укучыларга ял һәм хезмәт тәрбиясе бирүгә юнәлдерелгән. Биредә дә укучыларны көнгә 3 тапкыр ашату каралган.

Бу лагерьләр җәйнең беренче көненнән үк үз эшчәнлекләрен башлап җибәрә. Район үзәгендә урнашкан мәктәпләрдә исә сменалар 26 июньнән эшли башлый.

Сүз дә юк, районда күпбалалы, аз керемле, социаль куркыныч гаиләләрдә тәрбияләнүче, авыр тормыш хәлендә калган, ятим, опекага алынган, инвалид балаларның ялын оештыруга игътибар зур булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100