Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта балалар бакчалары арасында “Йолдызлык- 2019” фестиваленең җиңүчеләре ачыкланды
Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
(Актаныш, 2 март, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актанышта балалар бакчалары арасында “Йолдызлык- 2019” фестиваленең җиңүчеләре билгеләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Җиңүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәфисә Рим кызы тәбрикләде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
19 ел дәвамында Татарстанда яңа йолдызлар кабызып килүче "Йолдызлык" фестивале Актаныш районында да зур популярлыкка иреште. Фестиваль район балаларын сәнгать дөньясына тарту, аларның сәләтләрен ачу, башкару осталыкларын камилләштерү, үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәктәбе булып тора
"Йолдызлык" быел үз канаты астына 1818 баланы сыендырган, шуларның 554е - мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр. Быел балалар бакчалары тәкъдим иткән чыгышларның 152се район сайлап алу этабында бәяләнгән. Шунысы мөһим: Актанышта әлеге фестиваль яңа номинацияләр белән баетыла, алар һәрберсе үз башкаручысын табып куандыра.
Быелгы "Йолдызлык"ның үзенчәлеге - яхшы әзерлекле ялгыз номерларның күп булуы. Бу ата-аналар белән оештырылган эшчәнлекнең матур нәтиҗәсе булып тора.
“Видеоклип” номинациясе быел райондагы бакчалар арасында зур кызыксыну уятты. Үзәктәге "Умырзая", "Тылсым", "Кояшкай" бакчалары, Усы, Пучы, Иске Кормаш, Әтәс, Киров балалар бакчалары видеоклиплар әзерләде. Башка мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре дә әлеге тәҗрибәне киләчәктә үзләрендә кулланыр дип ышанасы килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз