news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта бәйрәм алды ярминкәсе узды

Нигездә, продукция арасында иң күбе халыкта ихтыяҗ тудырган ит продукциясе иде.

(Актаныш, 1 гыйнвар, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Яңа ел алдыннан бәйрәм рухы өстәү максатыннан Актанышта бәйрәм алды ярминкәсе оештыру матур традициягә әверелде, дип яза җирле басма.

Шул уңайдан 29 декабрь көнне район үзәгендә ярминкә гөрләде. Бәйрәм ярминкәсендә үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукцияләре райондашларыбызга тәкъдим ителде.

Ярминкәгә районның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр – фермерлар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр,җәмәгать туклану предприятиеләре халыкка чамалы бәяләрдән сөт, май, балык, бөртек, шикәр кебек беренчел продукция тәкъдим иттеләр.

Нигездә, продукция арасында иң күбе халыкта ихтыяҗ тудырган ит продукциясе иде.

Ярминкәдә тәкъдим ителгән продукция ассортименты белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Энгель Фәттәхов, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, җирлек башлыклары да танышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot