news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куелды

Һәйкәлнең авторы – Яңа Әлем авылы егете Халит Миңлегалиев.

(Актаныш, 27 ноябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары").  Бүген Актанышта бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәлен ачу тантанасы булды. Чарада Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, район башлыгы Фаил Камаев, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, райондашлар катнашты, дип яза җирле басма.

Актанышның Мәдәният паркында урнашкан һәйкәлнең авторы –  Яңа Әлем авылы егете Халит Хәмит улы Миңлегалиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot