news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта авыр гаиләләр белән алып барылган эшчәнлек турында сөйләштеләр

Апрель ае нәтиҗәләре буенча алдынгы җирлек билгеләнде.

(Актаныш, 19 май, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актаныш районда узган киңәшмәдә авыр гаиләләр, балигъ булмаган балалар белән алып барылган эшчәнлеккә мөһим урын бирелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә. 

Май бәйрәмнәренең озын-озак ялларында да балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе кул кушырып утырмаган: барлык социаль куркыныч гаиләләргә рейдлар оештырылган, җирлекләрдән кергән сигналлар тикшерелгән. 

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районы буенча җитәкчесе Ландыш Бариева да үз чыгышыда авыр гаиләләргә, ялгыз яшәүчеләр проблемасына тукталды.

Җирлек башлыкларының эшчәнлеген чагылдыручы рейтинг гамәлгә куелганнан бирле, авыл хакимнәре авыр гаиләләрен яшерә башлаган. Ни өчен алай итүләре генә аңлашылмый. Ул-бу була калса, җирлекнең эчеп үлгән гражданын башка җирлеккә теркәп булмаячак бит – ул барыбер сезнеке. Авыр гаиләләрдә фаҗига теркәрсә дә, җавапны сез бирәчәксез.

Хәер, бу уңайдан Энгель Фәттахов җирлек башлыкларына үз сүзен әйтеп куйды: “Сез яшергәнне без тапсак, карагыз аны!”

Апрель ае нәтиҗәләре буенча алдынгы җирлек билгеләнде. Бу юлы Кәзкәй авыл җирлегенең эшчәнлеге югары бәягә лаек булды. Бу уңайдан авыл җирлеге башлыгы Мәхтүмҗан Хөрмәев Энгель Фәттахов кулыннан тынычлык символы булган пар күгәрченне кабул итеп алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100