news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта авылдашлар җыенына йомгак ясадылар

Чара авыллар тарихын барлауны, гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрне искә төшерү максатыннан оештырылган.

Актанышта авылдашлар җыенына йомгак ясадылар
aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 30 апрель, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Якшәмбе кичендә актанышлылар район мәдәният йортына, моңа кадәр күрелмәгән милли чарага авылдашлар җыенына җыйналды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Авыллар тарихын барлауны, гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрне искә төшерүне, җирлек халкының бердәмлеген, дуслыгын күрсәтүне алмаксат итеп куйган "Үткәннәрдән киләчәккә таба..." дип исемләнгән авыл җыеннары Актаныш районының һәр җирлегендә үтте.

Авыл халкы, туган-тумача, якташлар, кайткан кунаклар белән беррәттән бәйрәмне жюри әгъзаләре дә тамаша кылды. 28 апрель көнне исә авыл җыеннарына районкүләмендә йомгак ясалып, аның гала-концерты Ә. Афзалова исемендәге мәдәният йортында үтте.

Бинаның фойе өлешендә урнаштырылган авыл капкалары, авылларның атаклы шәхесләре, җирлекләрнең барлыкка килү тарихын тасвирлаган фотокүргәзмәләр, карталар белән район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге тулы бер команда танышты. 

Фестиваль–конкурска яхшы әзерләнгән мәдәният йортлары акчалата премия һәм мактау кәгазьләренә ия булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100