news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта "Авыл яшьләре" уеннарында җиңүчеләр ачыкланды

Актаныш командасы, уеннар тарихында икенче тапкыр, призлы өчлеккә керде.

Актанышта "Авыл яшьләре" уеннарында җиңүчеләр ачыкланды
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 17 сентябрь, "Татар-информ", "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева). Бүген Актанышта Татарстанның “Авыл яшьләре” дип исемләнгән унберенче җәйге авыл спорт уеннарына йомгак ясалды.

43 муниципаль районны берләштергән республикүләм бәйгене Актанышта милли рухта, ныклы әзерлек белән каршы алды һәм үткәреп чыгуга иреште.

Бүген районның үзәк мәйданына – йомгаклау тантанасына җыйналган командалар татар халкының гимны булган “Туган тел” җырын бергәләп башкарып, Актанышның татар милләтенең чишмә башы икәнен расладылар.

Республика күләмендә, авыл районнары арасында, Саба җыелма командасы җиңүче булып танылды, икенче урынны лаеклы төстә Мамадыш спортсөярләре алды. Актаныш командасы исә, уеннар тарихында икенче тапкыр, призлы өчлеккә керде.

Шәһәр тибындагы районнар арасында исә беренчелек Буа яшьләрендә, икенче - өченче урыннарда – Зәй һәм Азнакай районнары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100