news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта авыл мәктәпләре арасында “Йолдызлык- 2019” фестиваленең җиңүчеләре ачыкланды

Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Байсар мәктәбе беренче урынны алды.

Актанышта авыл мәктәпләре арасында “Йолдызлык- 2019” фестиваленең җиңүчеләре ачыкланды
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 3 март, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Кичә, 2 мартта  Актанышта авыл мәктәпләр арасында "Йолдызлык- 2019" фестиваленең гала-концерты үтте. Чара ахырында гомуми йомгаклар буенча җиңүче дип табылган мәктәп коллективлары бүләкләнде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Җиңүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттәхов тәбрик итте.

Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында: I урын - Байсар мәктәбе, II урын - Иске Кормаш, Мари Суксу мәктәпләре, III урын – Чуракай, Югары Яхшый мәктәпләре.

Яңа Әлем мәктәбе "Йолдызлык- 2019" фестиваленең махсус бүләгенә ия булды.

Урта белем бирү мәктәпләре арасында: I урын – Сәфәр мәктәбе, II урын - Киров урта мәктәбе һәм Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәбе
III урын – Пучы мәктәбе.

Татар Суксу урта мәктәбе "Йолдызлык- 2019" фестиваленең махсус бүләгенә ия булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100