Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта авиашоуга әзерлек бара
Актаныш аэропортына бүген самолёт төште.
(Актаныш, 11 август, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Самолет шассие эзләрен күптән тарих тузаны каплап киткән мәйданга бүген ничә елга беренче тапкыр чын самолет төште. Актанышның бу урыныннан күптән инде самолетлар һава күтәрелми, коштай очып кайтып да туктамыйлар бирегә. Ә исеме халык теленә ныклап кереп калган. Сүз Актанышның элеккеге аэропорт урыны хакында, дип яза җирле басма.
Хәзер биредә кайчандыр аэропорт булганын таш түшәлгән очу полосалары аша гына шәрехләп була. Исеме калган – җисеме юк.
Самолет шассие эзләрен күптән тарих тузаны каплап киткән мәйданга бүген ничә елга беренче тапкыр чын самолет төште. Әлеге хәбәр Актаныш халкын таныш юллар буенча аэропортка алып килде.
Америкада җитештерелгән RV-7 спорт күнекмәләре самолеты Актанышка юктан гына төшмәгән, билгеле. 17 август көнне биредә моңа кадәр күрелмәгән авиашоу үтәчәк. Казан шәһәренең авиаклубының әлеге очкычы катнашачак анда. Самолет штурвалы артында утыручы Сергей һәм Адель атлы курку белмәс егетләр Актаныш халкына һавада югары пилотаж күрсәтергә вәгъдә итә.
Бүген исә алар очу полосаларының төзеклеген, мәйданның зурлыгын, аның мөмкинлекләрен карап, бәя бирергә килгәннәр.
Самолетны Балалар иҗат үзәге коллективы, Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары каршы алды. Үзләре дә очучы булырга хыялланган егет-кызларның кулыннан чәчәк бәйләмнәре, Актанышның бренды булган милли ризык – чәкчәкне кабул итеп алды Казан кунаклары, диелгән район хәбәрендә.
Самолет янә күккә күтәрелде,ак болытларга таба юл алган очкыч артыннан дистәләгән пар күзәтеп калды. Ә аэропорт мәйданына шул буын өчен бик якын булган гүләү кайтавазы килеп иреште...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз