news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта август киңәшмәсендә педагогларга мәгариф идарәсе Мактау грамоталары тапшырылды

Шулай ук иң яхшы методик берләшмә җитәкчеләрен дә тәбрикләделәр.

(Актаныш, 25 август, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Педагогларның август киңәшмәсе Актанышта, гадәттәгечә, бүләкләүләргә бай булды, дип яза җирле басма.

Актанышта үткән август киңәшмәсендә традицион рәвештә укытучыларның, тәрбиячеләрнең иң-иңнәрен район мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары белән дә зурладылар. Аларны мәгариф хезмәткәрләренә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тапшырды.

Ләйсән Фоат кызы шулай ук иң яхшы методик берләшмә җитәкчеләрен дә тәбрик итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot