news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта "Алтын көз” җиңел атлетика кроссын оештыручыга 75 яшь тулган

Ярыш тарихында өченче тапкыр Фирдәвис Шәемов 800 метр араны ул бернинди авырлыксыз үтеп, финишка җитте.

Актанышта "Алтын көз” җиңел атлетика кроссын оештыручыга 75 яшь тулган
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 30 сентябрь, "Татар-информ", "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева). Чаллыда яшәүче Фирдәвис Шәемов 2009 елда Актанышта оештыра башлаган “Алтын көз” җиңел атлетика кроссның түгәрәк датасын зур юбилейлар белән каршы алды. Бу турыда җирле басма хәбәр иитә.

Быел үзенең 75 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үткән спорт остасы өчен 2019 ел, чыннан да, түгәрәк: Аеш мәктәбен тәмамлавына 6 дистә ел үтсә, тормыш иптәше Рәйсә ханым белән гаилә корганына да ярты гасыр, өстәвенә, кросс тарихы да Фирдәвис аганың спортка багышлаган ун елына тиңләшкән.

Чараның рәсми ачылыш тантанасында башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев, гомер бәйрәме уңаеннан, Фирдәвис Шәем улына район башлыгы Энгель Фәттаховның котлау сүзләрен ирештереп, Рәхмәт хатын тапшырды.

Ярыш тарихында өченче тапкыр Фирдәвис Шәемов үзе дә бу көнне йөгерү юлында укучыларга матур үрнәк күрсәтте: 800 метр араны ул бернинди авырлыксыз үтеп, финишка җитте.

 Лаеклы үрнәкне яшь-җилкәнчекләр күтәреп алды – алар 15 төркемдә 400, 800, 1500, 3000 метрга йөгереп, үзара җиңүчеләрне билгеләделәр.

 Җиңүче командага тапшырылып килүче күчмә кубокны, төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында, янә Әтәс мәктәбе командасы яулады. Шул рәвешле әтәслеләр икенче ел рәттән җиңел атлетика буенча үзәренең иң көчле команда икәнен исбат итүгә иреште. Икенче урынга Теләкәй мәктәбе командасы лаек булса, җиңүчеләр өчлеген Чалманарат укучылары йомгаклады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100