news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта алгарыш символы булган ат сыны “Әнәк” агрофирмасына тапшырылды

“Ат” сынына лаек булган “Әнәк” агрофирмасының Кыркаентүбә фермасында бер сыердан көнгә 26,4 килограмм сөт савыла.

Актанышта алгарыш символы булган ат сыны “Әнәк” агрофирмасына тапшырылды
aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 10 июль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Бүген Актаныш районында ай нәтиҗәләре буенча исә лаеклы хезмәт нәтиҗәләре күрсәткән хезмәткәрләр район башлыгының акчалата премияләренә ия булды. Бу юлы алгарыш символы булган ат сыны “Әнәк” агрофирмасына тапшырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов терлекчелектә июнь ае йомгаклары буенча беренче урын алган хуҗалык җитәкчесе Фарис Фәтхиевка  “Ат” сыны тапшырды. “Ат” сынына лаек булган “Әнәк” агрофирмасының Кыркаентүбә фермасында бер сыердан көнгә 26,4 килограмм сөт савыла

Районкүләм үткәрелгән семинарлар вакытында да “Әнәк” агрофирмасы үзенең эш тәҗрибәсе, уңыш сере белән уртаклаша. Терлекчелек тармагында да, игенчелек тармагында да яңа технологияләрне куллана. Терлекләрдән продукция алу буенча да, икмәк үстерү буенча да районда әйдәп, үз артыннан ияртүче агрофирма ул бүген.

 Саннарга күз салсак, узган ел белән чагыштырганда “Чишмә” хуҗалыгы – 63, “Алга” – 60, “Наратлы” – 59, “Эконом” – 59, “Нур Баян” – 56, “Нур” 49 башка терлек арттырды. Беренче яртыеллыкта бер сыерга сөт җитештерүне  “Ташкын”, “Таң”, “Чишмә”а.ф., “Нигез”, “Наратлы”, “Чишмә” хуҗалыклары, эре терлек ите җитештерүне “Эконом”, “Таң”, “Наратлы”, “Ташкын”, “Алга”, “Саф”, “Нур” хуҗалыклары, “Актаныш”, “Чишмә” агрофирмалары арттырды.

1 июльгә акча кереме 1196394 мең сум, шуның эченнән 83 815 мең сумы фермерлар кереме. 1 июльгә акча кереме “Наратлы”да – 137, “Ташкын”да – 129, “Нигез”дә – 123, “Актаныш” а.ф. да – 120, “Алга”да – 118, “Чишмә”дә -117, “Эконом”да 117 процентка арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100