news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта алдынгылар җыенында узган елга нәтиҗә ясадылар

Хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырылды.

Актанышта алдынгылар җыенында узган елга нәтиҗә ясадылар
aktanysh-rt.ru/

 (Актаныш, 18 гыйнвар, "Актаныш - информ", Лилия Бәхтиева). Быел 18 гыйнварда Актаныш районы үз алдынгыларын олылады. Ә.Афзалова исемендәге мәдәният йортында оештырылган зур тантана үз эченә чиксез рәхмәт сүзләрен дә, ихтирам хисләрен дә сыйдырган иде.  Тарих битләрендә үз урынын алган 2018 елны Актаныш районы хезмәтенә - югары бәя, яшәешенә лаеклы дәрәҗә белән озатты. Бу турыда район басмасы сайты хәбәр итә.

Яңа елның тәүге аенда исә Актаныш бу матур нәтиҗәгә ирешүдә үз көчләрен кызганмый тырышкан хезмәт алдынгылары районкүләм җыенда хөрмәтләнде. Алар хөрмәтенә сәхнәдә җыр-биюләр башкарылды, театральләштерелгән тамаша күрсәтелде.

Алдынгыларны хөрмәтләү чарасында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, район башлыгы Энгель Фәттахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов, шулай ук ветеран-җитәкчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.

Бүген 300дән артык актанышлы, сәхнәгә күтәрелеп, үз хезмәтләренә лаеклы бәя алды. Үз һөнәренең остасы булган терлекчеләр, механизаторлар, агрономнар, зоотехниклар, табиблар, укытучылар, шоферлар, мәдәният хезмәткәрләренә һәм башка бик күп һөнәр ияләренә, республика һәм район үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен, дәүләт бүләкләре, диплом, акчалата премияләр тапшырылды.

Район башлыгы Энгель Фәттахов хезмәт кешеләре белән беррәттән, җирлек җитәкчеләре, оешма-предприятие башлыклары, мәктәп директорлары, бакча мөдирләренә Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100