news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта алдынгылар слётында еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясыйлар

Һәрбер тармак буенча хезмәт алдынгылары бүләкләнәчәк.

(Актаныш, 17 гыйнвар, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). 18 гыйнвар көнне Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда Актаныш районының алдынгылар җыены уздырыла. Бу көнне биредә еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясала. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Һәрбер тармак буенча хезмәт алдынгылары бүләкләнәчәк. 2018 елда югары күрсәткечләргә ирешкән оешма-предприятиеләр мәгълүм булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot