news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта алдынгы мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды.

Актанышта алдынгы мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләделәр
Ләйсән Тимерова

(Актаныш, 18 август, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). 17 августта Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе үтте. Киңәшмә кысаларында укытучыларның, тәрбиячеләрнең иң-иңнәренә төрле дәрәҗәдәге Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырылды. -Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

“Өстенлекле илкүләм проект: бурычлар, федераль проектлар, төп чаралар”исеме астында үткән чарада яңа уку елына максат-бурчларны билгеләделәр.

Актанышта гына түгел, бөтен Татарстанда киң колач алган “Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясе бүген дә мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керергә җыенган балаларны сөендерде.

Яңа уку елыннан белем дөньясына аяк басучыларга район башлыгы ЭнгельФәттахов мәктәп букчалары һәм спорт костюмнары тапшырды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100