news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта "Актаныш гармуннары" Бөтенроссия гармунчылар фестивале башланып китте

Фестивальгә Россиянең 7 төбәгеннән гармунда уйнаучы осталар җыелды.

(Актаныш, 27 июль, "Татар-информ", Энҗе Габдуллина). Актанышта "Актаныш гармуннары" дип аталган Бөтенроссия фестивале башланып китте. Россиянең 7 төбәгеннән гармунда уйнаучы осталар җыелды. Киров, Төмән, Удмуртия, Самара, Башкортстан якларыннан, Татарстан Республикасының бик күп районнарыннан, шул исәптән Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Сарман, Саба, Арча якларыннан җыелган осталар Актанышның Сабан туе мәйданын моңга күмүләрен дәвам итәләр.

Татарстан Республикасы министрлыгының мәдәниятне үстерү традицион үзәге җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова, кунакларны һәм катнашучыларны сәламләп, хәерле көннәр теләп, бәйгене уздыру тәртипләре белән дә таныштырып китте.

Зур Сабан туе мәйданын 3 кечкенә мәйданчыкка бүлгәннәр. Өчесе дә Актаныш районы территорияләре буенча агучы елга исемнәре белән аталган. Балалар мәйданчыгы - "Сөн", аерым башкаручылар мәйданчыгы - "Агыйдел", ансамбльләр мәйданчыгы "Ык" дип атала.

Ачылу тантанасы кичке 6 да тантаналы рәвештә, Актаныш муниципаль районы башлыгы Фәттахов Энгель Нәвап улы катнашында башланачак, дип көтелә.

Ачылу тантанасында бәйгедә иң яхшы дип табылган гармунчылар чыгыш ясаячак.

Кунаклар өчен татар халык декоратив сәнгате һәм татар сувенирларын сату, Актаныш авыллары тарихын чагылдырган һәм данлыклы кешеләрнең шәҗәрәләре урнаштырылган тарихи күргәзмәләр оештырылган.

Жюрилар балалар мәйданчыгында - Мирзанур Фарукшин, Илгиз Закиров. Аерым башкаручыларда - Кирам Сатиев, Инсаф Хабибуллин, Дамир Габдрахманов. Ансамбльләрдә - Ринат Валиев, Фән Вәлиәхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100