news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта агымдагы елда алтмышынчы бала тууын тантаналы төстә теркәделәр

Мондый бәхет Регина һәм Алмаз Ганиевлар гаиләсенә насыйп булды.

Актанышта агымдагы елда алтмышынчы бала тууын тантаналы төстә теркәделәр
aktanysh-rt.ru

(Актаныш, 18 апрель, "Татар-информ, "Актаныш таңнары" , Лилия Бәхтиева). Бүген Актаныш районында 2019 елда аваз салган алтмышынчы нарасый тантаналы шартларда теркәлде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Мондый бәхет Регина һәм Алмаз Ганиевлар гаиләсенә насыйп булды. Актанышта гомер кичерүче яшь пар әти-әни булу куанычын өченче тапкыр кичерә. 

Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы да түгәрәк сан астында туган нарасыйны бала табу йортыннан ук каршы алды. Ул Ганиевлар гаиләсенә Рамазанның туу турындагы таныклыгы белән беррәттән Татарстан Президентының шәхси котлау хатын да тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot