news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта агрономнар өчен укулар оештырдылар

Агрономнар өчен оештырылган укуларда рапс һәм бөртекле культуларны тукландыру, эшкәртү, агулау ысуллары төп тема булып торды.

Актанышта агрономнар өчен укулар оештырдылар
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 28 июнь, "Татар-информ","Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Кичә Актаныш районының “Әнәк” агрофирмасы базасында “Казан Агрохимсервис” җәмгыяте агрономнар өчен укулар оештырды. Бу турыда җирле басма сайтында хәбәр ителә.

Республиканың 11 районыннан килгән белгечләрне бергә туплаган семинар зона статусы алып, ул эшлекле төстә үтте. Аның эшендә шулай ук хуҗалык җитәкчеләре, баш технологлар да катнашты.

Мәгълүм булганча, әлеге җәмгыять авыл хуҗалыгы үсемлекләрен чүп үләннәреннән, авырулардан һәм корткыч бөҗәкләрдән саклау өчен химик препаратлар сату белән шөгыльләнә. Агрономнар өчен комплеклы мәсьәләләрдә ярдәм йөзеннән оештырылган укуларда төп тема булып рапс һәм бөртекле культуларны тукландыру, эшкәртү, агулау ысуллары торды.

Әлбәттә, ничә еллар җир белән турыдан-туры эшләүче агрономнар да әлеге чараларның бик кирәк булуын, алардан кирәкле мәгълүмат алып, хезмәтне тагын да нәтиҗәлерәк итеп була дип саный.

Биредә күрсәткеч материаллар да бик күп мәгълүмат бирергә сәләтле иде. АПВУ-9 кыр сиптергече, UTA-3000 үзйөрешле сиптергеч тәкъдим ителде. Аларның үрнәкләре үзебезнең “Әнәк” агрофирмасында да сыналган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100