news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта административ тәртип бозулар буенча дүрт эш каралды

Утырышка килмәүчеләргә комиссия читтән торып үз карарын чыгарды.

(Актаныш, 28 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең Илфак Бариев җитәкчелегендәге чираттагы утырышы узды. Утырышта административ тәртип бозулар буенча 4 эш каралды.

Җаваплы сәркатип Алисә Мирзаянова сүзләренчә, район административ комиссиясенең күз уңына, нигездә, малларын иректә йөртүчеләр, капка төпләрендә рөхсәтсез печән, ком, төзелеш материаллары саклаучылар эләгә.

Билгеле, утырышка чакырганчы андый затлар белән кисәтү формасындагы сөйләшүләр дә була, авыл җирлеге башлыклары да мондый башбаштаклыкның кесәгә шактый сугачагы хакында кисәтә. Әмма кайберәүләр комиссия кисәтүен колакларына да элми.

4 кешенең өчесе, гомумән, килеп күренүне дә кирәк тапмаган. Андыйларга административ комиссия читтән торып үз карарын чыгарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100