Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта 4 объект ачылды - "Актаныш таңнары" газетасы
8 декабрь көнне Актанышта 4 объект капиталь төзекләндерүдән соң кабат кулланышка тапшырылды.
(Актаныш, 8 декабрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актанышта балалар иҗат үзәге 2002 елда төзелгән иде. Быел анда Актанышның “Газстройсервис” оешмасы тарафыннан зур гына төзекләндерү эшләре башкарылды. Ачу тантанасында катнашучылар яңартылган шахмат, инглиз теле бүлмәләрен, бию сыйныфын карап, аларда шөгыльләнүче балаларның сәләтләрен күрделәр.
Теләкәй авылында мәдәният йорты тантаналы шартларда үз ишекләрен ачты. Ул дәүләт программасы нигезендә ремонтланды. Равил Ярмиев җитәкчелегендәге төзелеш оешмасы аңа өр-яңа сулыш бирде. Биредә мәдәният учагы, аның тамаша залы, китапханә һәм почта урнашкан.
Әнәк авылында җәмәгать үзәге 2 ай эчендә яңартылды. Биредә ремонт эшләрен Чаллының “БАРС” ҖЧҖ алып барды. Җәмәгать үзәге, тамаша залыннан тыш, ФАП, кунакханә, ЗАГС бүлмәләрен, бию залын үзенә сыендырган.
Актанышта “Ленин исемендәге парк” файдалануга тапшырылды. Чарада ТР Премьер-министры А.Песошин чыгыш ясап, актанышлыларга эшләрендә уңышлар, күңелле яллар теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз