news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта 2019-2023 елларга кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше программасы кабул ителде

Моңа кадәр Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов авылларда яшәүче үзмәшгульләрнең эш һәм яшәү шартлары белән танышты.

Актанышта 2019-2023 елларга кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше программасы кабул ителде
aktanysh.tatarstan.ru

(Актаныш, 16 апрель, "Татар-информ", Ләйсән Тимерова). Актаныш муниципаль районы Советының III чакырылыш 37 утырышында “Актаныш муниципаль районында 2019-2023 елларга кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше” программасы кабул ителде. 

Актанышның биш еллык стратегик эш планында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү - район халкына үз эшен, иҗатын, яраткан шөгылен һөнәри югарылыкта башкару өчен мөмкинлекләр, шартлар тудыру, дәүләт ярдәмнәреннән файдалану мөмкинлеге тәкъдим ителә. Әлеге план 15 апрельдә сессиядә депутатларга тәкъдим ителде.

Иң элек, ел башында җирлекләрдә  узган авыл җыеннары вакытында Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов авылларда яшәүче үзмәшгульләрнең эш һәм яшәү шартлары белән танышты. Тимерчеләр, балта осталары, шәхси ярдәмче хуҗалыкларында мал асраучылар, фермерлар белән сөйләшеп, фикерләште.

Аларның тәкьдим-сораулары, ихтыяҗлары өйрәнелеп, сессиядә катнашучы ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка җиткерелде. Эшмәкәрләр, фермерлар да шәхсән мөрәҗәгать итте.

Шул нигездә эшләнгән “Актаныш муниципаль районында 2019-2023 елларга кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше” программасын депутатларга район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева тәкъдим итте.

“Наратлы” җәмгыяте җитәкчесе, үзе дә эшмәкәрлек өлкәсендә районга заманча бизнес төрләрен кертүче Алмаз Мосабиров, Татар Ямалы авыл җирлеге башлыгы Дамир Вәлиев әлеге программа тормышка ашырылу барышында тәкъдим ителәчәк бизнес-проектлар, идеяләр, шәхси эшчәнлекне комплекслы бизнеска әйләндерү өчен җирле халыкта, юлчыларда, туристларда булган ихтыяҗлар белән таныштырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100