Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта 2018 елда нәтиҗәле хезмәт куйган табиблар ачыкланды
Аларга диплом һәм акчалата премия тапшырылды.

(Актаныш, 20 гыйнвар, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). 2018 ел нәтиҗәләре буенча Актаныш районында иң яхшы гомумпрактик табиблар ачыкланды. Бу турыда җирле басма сайтында хәбәр ителә..
1 дәрәҗә диплом һәм акчалата премиягә Ибрагимова Рифа Саняф кызы лаек булды. 2 дәрәҗә диплом һәм акчалата премия Мөхәмәдиева Лилия Илгиз кызына тапшырылды. 3 дәрәҗә диплом һәм акчалата премия белән Коурбанова Светлана Бәхтияр кызы хөрмәтәнде.
Җирлек халкына нәтиҗәле хезмәт күрсәтүен, эшнең яхшы оештырылуын исәпкә алып, фельдшер-акушерлык пунктлары арасында 1 дәрәҗә диплом һәм акчалата премия белән Теләкәй авылының ФАПты бүләкләне , фельдшер – Галимҗанова Ләйля Расих кызы; 2 дәрәҗә диплом һәм акчалата премиягә Иске Сәфәр ФАПы ия булды, фельдшер –Мөхәмәдиева Дамира Хамис кызы; 3 дәрәҗә диплом һәм акчалата премия Иске Кормаш ФАПына тапшырылды, фельдшер – Гәрәева Лениза Зирзис кызы.
Шулай ук ел дәвамында яхшы күрсәткечләргә ирешкән Югары Богады ФАПы, фельдшер – Хөсаенова Розалия Индус кызы; Түбән Гәрәй ФАПы, фельдшер Нуруллина Миляуша Фарит кызы билгеләп үтелде, алар диплом һәм акчалата премия белән хөрмәтләнделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз