Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта 19 нчы тапкыр "Игелек марафоны" үтте
Бу марафонда 2 380 299 сум акча җыйналган.
(Актаныш, 13 декабрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Быел 12 декабрьдә район мәдәният йортында 19 нчы тапкыр "Игелек марафоны" , узды һәм быелгы инвалидлар декадасына йомгак ясалды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Залда утыручылар хозурына тәкъдим ителгән кинофильм аша райондагы инвалид балаларның хыялларын да тормышка ашырды Актаныш. Алар арасында баш табиб, хоккейчы, футболист, эшмәкәр, биюче булырга теләүчеләр дә, республиканың мәгариф идарәсен җитәкләргә хыялланганнары да бар.
Актанышта 2000 еллар башыннан ук яшәп килгән “Игелек марафоны”на стартны район башлыгы Энгель Фәттахов бирде.
Бүген хуҗалык, оешма җитәкчеләре, җирлек башлыклары, төзүчеләр, банкирлар, сәүдәгәрләр, хокук саклау органнары, гаилә фермалары, мәгариф, медицина, мәдәният, спорт, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм күрсәтте.
Бу марафонда 2 380 299 сум акча җыйналган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз