Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта 14 яше тулган 21 егет-кызга тантаналы төстә паспортлар тапшырылды
10 ноябрьдә хокук саклау органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәре – полиция көнен билгеләп үтәләр.
(Актаныш, 10 ноябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). 10 ноябрьдә хокук саклау органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәре – полиция көнен билгеләп үтәләр. Хокук саклау органнары нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, шунысы үзгәрешсез кала: полиция һәрвакыт җәмгыятьтәге тәртипне һәм гражданлык хокукларын яклауны гарантияли.
Менә шундый бәйрәм алдыннан Актаныш районында, күркәм традицияне дәвам итеп, 14 яше тулган 21 егет-кызга тантаналы төстә паспортлар тапшырылды.
Районның ЗАГС бүлегендә оештырылган бу чарага Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге ветераннары Камил Зәйнуллин, Фәһиянур Вәгыйзова, паспорт алучыларның әти-әниләре дә чакырулы иде.
Чарада район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә Миграция мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Эльвира Гарипова, "Яшь гвардия"не һәм "ФОРПОСТ" оешмасын җитәкләүче Назил Латыйповлар катнашып, укучыларны шушы истәлекле көннәре белән котлап, үзенең иң изге теләкләрен җиткерделәр, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз