news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышның үзәк хастәханәсе хәзер гистологик тикшеренүләрне үзендә башкарачак

Бу Актаныш районы халкының онкология авыруларын иртә ачыклауда тулырак һәм сыйфатлырак эшне башкарырга мөмкинлек бирә.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ"). Медицина ярдәмен күрсәтүне яхшырту максатында Актанышның үзәк хастәханәсенә гистологик тикшеренүләр кертәләр. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гистологик тикшеренүләрне гамәлгә кертү яман шешләрне диагностикалауда, авыруның стадиясен билгеләүдә, Актаныш районы халкының онкология авыруларын иртә ачыклауда тулырак һәм сыйфатлырак эшне башкарырга мөмкинлек бирә.

Элек гистологик тикшеренүләр кертелгәнче биоматериаллар килешү нигезендә башка оешмаларга җибәрелгән һәм пациентлар нәтиҗәләрне берничә атна көтәргә мәҗбүр булган.

Хәзер Актаныш Үзәк район хастаханәсе гистологик тикшеренүләрне үткәрү өчен биологик материал ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot