news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышның үз чемпионаты башланды

20 июльгә кадәр районның һәр авыл җирлеге үзен футболда сынап караячак.

(Казан, 27 июнь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актанышның үз чемпионаты башланды. Ил күләмендә футбол буенча Дөнья чемпионаты барган көннәрдә Актаныш та районда әлеге спорт төрен популярлаштырырга исәп тота. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Чемпионат 25 июнь көнне Актаныш стадионында старт алды.
 
Район тарихында беренче тапкыр гына оештырылган әлеге  киң масштаблы спорт чарасының  тәүге эстафетасын авыл җирлекләре командалары районның  башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов кулыннан  кабул итеп алды дисәк тә, һич ялгыш булмас. Чөнки беренче уеннарны карарга Энгель  Нәвап улы үзенең урынбасарлары белән килгән иде.
 
Тантаналы ачылыш, Россия һәм Татарстан гимнары яңгырау, уеннар дәвамына җитәрлек хәер-фатиха, стадион тулы җанатарлар – кыскасы, Актаныш чемпионатының беренче көне тарих битләренә бик матур итеп теркәлде. 
 
Беренче уенны Богады – Актаныш командасы  1: 10 исәбе белән тәмамласа, икенче уенда Киров Такталачык командасын 5 : 1 белән тар-мар итте. Татар Суксу һәм Чуракай командалары да шактый җанлы уен күрсәтте.  
 
Шул рәвешле, 20 июльгә кадәр һәр авыл җирлеге  үзен футболда сынап караячак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100