news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышның Татар Ямалы мәктәбендә сугыш ветераны истәлегенә Хәтер тактасы ачылды

Ильнур Нургалиев 2006 елның декабреннән 2007 елга кадәр тынычлык урнаштыру өчен кораллы Грузия-Абхазия конфликты зонасына китә.

Актанышның Татар Ямалы мәктәбендә сугыш ветераны истәлегенә Хәтер тактасы ачылды
http://aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 17 октябрь, «Татар-информ», «Актаныш таңнары»). Актаныш районының Татар Ямалы мәктәбендә сугыш ветераны Илнур Ирек улы Нургалиев истәлегенә хәтер тактасы урынаштырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ильнур Нургалиев 2006 елның декабреннән 2007 елга кадәр тынычлык урнаштыру өчен кораллы Грузия-Абхазия конфликты зонасына китә. Кызганычка, Актаныш егете 2007 елның 13 гыйнварында хәрби бирем үтәгәндә һәлак була.

Тантанада  хәрби ветераннар, мәктәп укучылары, авыл халкы һәм Илнурның туганнары катнашты.


news_right_1
news_right_2
news_bot