news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышның “Ташкын” хуҗалыгында семинарда тәҗрибә уртаклаштылар

“Ташкын” хуҗалыгы терлекләрендә аерым "меню", аларны УЗИ тикшерә, яз чәчү өчен терлек азыгы культураларының төре дә билгеле.

Актанышның “Ташкын” хуҗалыгында семинарда тәҗрибә уртаклаштылар
aktanysh-rt.ru

(Актаныш, 4 ноябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Бу көннәрдә Актанышның “Ташкын” хуҗалыгында авыл хуҗалыгы семинары узды. Район башлыгы Энгель Фәттахов мондый юнәлештәге семинарларның һәр хуҗалыкта да уздырылачагын хуплады. Актаныш муниципаль районының мәгълүмат үзәгенә сылтама белән район газетасы хәбәр итә.

Һәр юнәлеш буенча “Ташкын” хуҗалыгының баш белгечләре эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Машина-трактор паркында техника ремонты барышы, остаханәдә тудырылган эш шартлары каралды.

Хуҗалыкның терлекчелек тармагы яңа алымнар кулланып, берничә төрдә эшли. Азык цехында терлекләр өчен миксерда берничә рацион әзерләнә. Терлекләргә ашатыла торган азык лаборатор тикшерү үткәрелгәннән соң, туклыклы матдәләр чагыштырмасы белән балансланган.

Фермаларда терлекләрнең сәламәтлеге, сакланышы һәм үрчем алу буенча ветеринар-технологлар эш барышын күрсәтте. Сыерларның УЗИ тикшерүе практик формада бәян ителде.

“Ташкын”да тулысынча роботлашкан торак төзелеп бетү алдында. Әлеге торакта югары технологик эшчәнлек алып барылачак. Сыерларның сәламәтлеге һәм сөт бирүчәнлеге дөнья стандартлары таләпләренә туры килергә тиеш.

Моның өчен бүгеннән үк нәселле сатып алынган терлекләр аерым торакларда асрала. Алардан туган бозаулар да аерым тәрбияләнә. Ә инде компьютерлаштырылган эш барышы һәм көйләнеше өчен бүгеннән кадрлар укытып әзерләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100