news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышның "Тамыр" хуҗалыгында игенчеләргә район башлыгы премиясе тапшырылды

Комбайнчыларга 2 мең сумлык сертификат тапшырылды.

Актанышның "Тамыр" хуҗалыгында игенчеләргә район башлыгы премиясе тапшырылды
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 28 август, "Татар-информ", "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева). 26 августта "Тамыр" хуҗалыгында хезмәт куючы җир уллары да, көнне төнгә ялгап эшләгән нәтиҗәле хезмәтләренә хөрмәт билгесе итеп, район башлыгының махсус премияләрен алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

2000 сумлык сертификатны комбайнчыларга район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов тапшырды.

Руслан Илүс улы белән берлектә хезмәткәрләр белән “Тамыр” хуҗалыгы җитәкчесе Ильяс Мирзаянов та очрашты.

Ильяс Мирзаянов хуҗалыкта урып-җыю эшләренең яхшы баруын билгеләп үтте. Тамырлылар 2019 елгы уракны җиде комбайн белән җиңеп килә. Яңгырлар тоткарлык тудырмаса, 5-6 көннән алар әлеге мөһим кампаниягә нокта куячак:

 - Эш начар бармый. Иң мөһиме, басу-кырлардан кайткан алтын бөртекләрне вакытында киптереп, урнаштырып барырга өлгерәбез. Бу юнәлештә тоткарлыклар юк. Егетләр дә, шөкер, сынатмый, Сабан туе атлары кебек ярсу алар. Көн димиләр, төн димиләр, 2019 ел уңышын вакытында, югалтуларсыз җыеп алу өчен бар көчләрен куялар, - дип, җир улларына мактау сүзләрен ирештерде Ильяс Мирзаянов.

Карабодай басуындагы очрашу бик тиз – эш арасында гына оештырылса да, механизаторлар очрашудан канәгать калды. Бу көнне Илнар Мирзагалиев, Рәмис Мирзаханов, Илназ Гиндуллин, Фәрих Нәбиуллиннар район күләмендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән комбайнчылар сафын тулыландырып, алар тынгысыз хезмәтләре өчен хөрмәтләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100