news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышның Такталачык мәктәп-интернатына яңа җитәкче билгеләнде

Наилә Хаҗиева - 25 ел педагогик стажлы мөгаллимә.

(Актаныш, 4 сентябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернатына 3 сентябь көнне яңа җитәкче билгеләнде, дип яза җирле басма.

Директор вазифаларын башкарачак Наилә Хаҗимәрдән кызы Хаҗиеваны коллективка район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәкъдим итте.

Искәртеп үтәбез, Наилә Хаҗимәрдән кызы - 25 ел педагогик стажга ия мөгаллимә. Соңгы елларда ул Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә – география укытучысы, Такталачык мәктәп-интернатында педагог-психолог вазифаларын башкарды.

2018-2019 уку елында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 46 балага белем һәм тәрбия бирүче әлеге учреждение укыту системасында да үзгәрешләр кичерә. Быелдан мәктәп 5 көнлек укыту режимына күчә. Әмма ата-аналарның атна саен балаларын килеп алу мөмкинлекләре булмаса, алар ял көннәрен дә биредә үздырачак. Шимбә көнне балалар белән тәрбиячеләр шөгыльләр оештырып, ял көне гадәти режимда үтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot