Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышның рәсем укытучысы дәрәҗәле исемгә лаек булды
Айрат Сәрвәровка дәрәҗәле бүләкне Татарстан Президенты Р.Миңнеханов шәхсән үзе тапшырды.
(Актаныш, 8 ноябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең рәсем укытучысы Айрат Изиль улы Сәрвәров тырыш хезмәте өчен ТР Дәүләт бүләгенә ия булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
4 ноябрь көнне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында “Безнең йорт – Татарстан” Республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты булып узды.
Әлеге тантаналы чарада Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең рәсем укытучысы Айрат Изиль улы Сәрвәров тырыш хезмәте өчен ТР Дәүләт бүләгенә ия булды – “Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Айрат Сәрвәровка дәрәҗәле бүләкне Татарстан Президенты Р.Миңнеханов шәхсән үзе тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз